Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор
Монографиядә Кытайда яшәүче татарларның мөһаҗирлек тарихына, хәзерге яшәешенә гомуми күзәтүләр ясала, диаспорада сакланып калган һәм актив кулланылышта булган татар сөйләме хәзерге татар әдәби теле һәм аның сөйләшләре, тел тарихы, тугандаш төрки телләр (уйгыр, казах телләре) белән чагыштырма планда фәнни-гамәли яктан комплекслы тикшерелә, халык авыз иҗаты үрнәкләре гыйльми әйләнешкә кертелә. Хезмәт Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары тарафыннан 2009–2013 нче елларда Өремче, Голҗа шәһәрләренә оештырылган экспедиция материалларына нигезләнеп язылды.Китап тел белгечләре, фольклорчылар, югары уку йортлары студентлары һәм, гомумән, татар теле, диаспора тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителә.
Содержание
Содержание книги "Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор "
Отрывок из книги
19лангач, бик күп татарлар Советлар Союзына, Австра лия гә, Америка-га күчеп китә. Укытучылар калмый диярлек. Балалар саны да кими. Ул вакытта бер сыйныфта балалар саны уннан да ким булмаска тиеш була. Шулай итеп, 1959 нчы елның декабрь аенда татар мәктәбен ябарга мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә аны музей итеп төзекләндерү эшләре башланган. М. Госманов, Голҗа мәктәбенең тарихын өйрәнеп, Казанга җит керү кирәклеген, моның искиткеч тарих булуын әйтеп калдырды [http:/www.vatantat.ru/page43500.htm].Мәктәп укытучылары, нигездә, Казан, Оренбург, Мәскәү, Истан-бул, Берлин шәһәрләрендә белем алган зыялылар була. Мәктәптә, дәресләр укыту белән берлектә, укучыларны әдәби иҗат белән дә кызыксындыралар. Төрле әдәби түгәрәкләр эшли. Бу түгәрәкләрдә катнашучылар «Башмагым», «Сүнгән йолдызлар», «Таһир-Зөһрә» ке-бек әсәрләрне сәхнәләштерәләр. Һәр ел Г.Тукайны искә алу кичәләре үткәрелә торган була.Голҗа татар мәктәбендә татар балалары белән бергә уйгыр, ка-зах, үзбәк, кыргыз, дунган һәм кытай балалары да укыганнар. Алар бердәм, дус-тату булып яшәгәннәр. Голҗада «Талия» мәктәбе дип аталган тагын бер уку йорты була. 1940 нчы елдан соң бу мәктәп белән Зәйнәп ханым Габито-ва җитәкчелек итә. Шундый ук мәктәпләрдән «Хәйрия» мәктәбе, «Айхан ана» мәктәбе, «Намунә» үзбәк мәктәбе, Шәрыкъ мәктәбе, «Ярдәм» мәктәбе кебек уку йортларында татарлар директор вазифа-сын башкарганнар. Мәктәп коллективларында да татар укытучыла-ры бик күп була. 1936 нчы елда Голҗа шәһәрендә лабораториясе, китапханәсе һәм эшханәләре булган 16 сыйныфлы Элә милләтләр гимназиясе ачыла. Бу гимназия халыкның матди ярдәме нигезендә барлыкка килә. Татар байларыннан Гыйлаҗетдин Закирҗан, Низам бай да икътисади яктан мәктәпкә зур ярдәм күрсәтәләр. Гимназиядә татар укытучылары да күп була. Алар алгебра, физика, химия, анатомия, зоология, математи-ка, тарих, география кебек фәннәрдән дәресләр бирәләр. 1959 нчы елда күп кенә татарларның башк...
Внимание!
При обнаружении неточностей или ошибок в описании книги "Кытайда яшәүче татарлар: тел һәм фольклор = Татары, проживающие в Китае: язык и фольклор (автор Альфия Юсупова, Гузель Набиуллина, Гульназ Мугтасимова, Эльвира Денмухаметова, Кадрия Фатхуллова)", просим Вас отправить сообщение на почту help@directmedia.ru. Благодарим!
и мы свяжемся с вами в течение 15 минут
за оставленную заявку