Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы)
книга

Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы) = История сатирической журналистики (начало XX века) (на татарском языке)

Автор: Расима Галиева

Форматы: PDF

Издательство: Казанский федеральный университет (КФУ)

Год: 2014

Место издания: Казань

ISBN: 978-5-00019-245-0

Страниц: 172

Артикул: 18223

Электронная книга
50

Краткая аннотация книги "Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы)"

Татар сатирик журналистикасы 1905 елгы революция шаукымында барлыкка килә һәм киң колач ала. Беренчеләрдән булып алты журнал чыга. Болардан дүртесе: «Чикерткә», «Чүкеч», «Карчыга», «Яз» - Оренбургта, «Уклар» -Уральскңда, «Туп» Әстерханда нәшер ителә. Соңрак Казанда «Яшен», «Ялт-йолт» журналлары дөнья күрә. Сатирик матбугат иң элек яшәп килүче җәмгыятькә каршылык йөзеннән барлыкка килде. Җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, социаль каршылыклар, иҗгимагый-сәяси тормыштагы көлке хәлләрне журнал битләреннән табып укырга була. Гомумән, татар журналистикасы тарихында бе­ ренче сатира журналларын өйрәнү зур казаныш булып тора. Кулланма югары уку йортларының журналистика белгечлеге буенча укучы студент­ ларга тәкъдим ителә.

Содержание книги "Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы)"


Кереш
Беренче булек. ХХ йез башы татар матбугаты системасында сатира журналларыныц урыны
1.1. ХХ йез башында журналлар чыгуга этэргэн тарихи мохит
1.2. Татар сатирик журналистикасыныц барлыкка килуе
1.3. Сэяси ац устеру Ьэм прогрессив кечлэрнец керэш коралы («Карчыга» журналы)
1.4. Ижтимагый фикер уткэру Ьэм кадимчелэргэ каршы керэш юлында - «Уклар» журналы
Икенче булек. Татар сатирик журналистикасында жанрлар усеше
2.1. Фельетон жанры
2.2. Памфлет жанры
2.3. Мэзэк жанрыныц беренче сатирик басмалардагы узенчэлеге
Эченче булек. Беренче сатирик журналларнын стилистик узенчэлеклэре
3.1. Журналларда фикер уткэрудэ, предметларны Ьэм куренешлэрне тасвирлауда кулланылган сурэтлэу чаралары
2.2. Материалларда сатирик сурэтлэу чарасы буларак чагыштыруларныц кулланышы
2.3. Ирония алымыныц сатирик язмаларда бирелеше
2.4. Пародия алымын куллану узенчэлеге
2.5. Сатирик характеристикаларныц бирелеше
Дуртенче булек. Журналларда - матбугат сулышы
4.1. Сатирик журналистиканы ейрэну тарихыннан
4.2. «Уклар» журналындагы сатирик язмалар
4.3. «Карчыга» журналындагы сатирик язмалар
4.4. Сатирик матбугатта мэгълумат бирелгэн ХХ гасыр башы газета Ьэм журналлары
Йомгак

Все отзывы о книге Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы)

Чтобы оставить отзыв, зарегистрируйтесь или войдите

Отрывок из книги Сатирик журналистика тарихы (XX гасыр башы)

кат күзәткәннән соң, гасыр башында атылган уктай бик кыска вакыт эчендә чыгып калган «Уклар» журналының әһәмиятенә, үзенчәлекле якларын кабат билгеләп үтәсе килә. Иң элек татар журналистикасы тарихында беренче мөстәкыйль сатирик басма буларак бәяләнүе бәхәссез. Икенчедән, әлеге журналны чыга­руда турыдан-туры үз өлешен керткән Тукай сатирасының нәкъ менә шушы журналда үсеш алуы сатирик басмалар арасында аның кыйммәтен бәяли. Өченчедән, журнал Уральск шәһәрендә нәшер ителә. Биредә, «Әлгасрел җәдит», «Фикер» газеталарының, К. Мотыйгый эшчәнлегенең йогынтысы булу үзе дә күп нәрсәләр турында сөйли.Сатирик басмалар арасында зур һәм тирән эчтәлекле журналларның икенчесе Оренбургта чыккан «Карчыга» журналы белән чагыштырганда «Уклар» көндәлек тормыш мәсьәләләренә күбрәк урын бирә һәм киңрәк туктала. Тормыштагы булган хәлләрне сатира утына алып юкка чыгарыга омтыла. Мәсәлән, аң-белемсез, надан кешенең хайваннан аермасы юк, ди журнал («Уклар», № 4). Халык арасында төрле хорафатлар таратучы, им-том белән шөгыльләнүче шарлатаннар журналда аяусыз кам- чылана. Татар тормышының караңгы яклары, тормыш-көнкүреш шартларының булмавы белән аңлатылып үтә. Татар тормышыңда­гы эчкечелек нәрсәгә алып баруын «Аракы кибетендә» - («Уклар», № 1), «Ике пьянчук» - («Уклар», № 6) язмаларыннан укырга була.Журналда гасырлар буе хөкем сөргән феодаль-патри- архаль тәртипләрнең төп терәге булган, бу тәртипләрне «изгеләндерелгән» ислам диненә һәм руханиларга каршы көрәш киң урын алып тора. «Уклар»ның «Сүз башы»нда «ялган ишан­нар», «мөтәгассыйб хәзрәтләр» һәр яңалыкның, мәгърифәтнең до­шманга, татар халкының алга барышына комаучаулаучы зәһәрле көч итеп күрсәтелә. Бу урында журналның дингә, руханиларга каршы көрәшенең тарихи чикләнгәнлеген, каршылыклардан азат булганлыгын әйтеп китәргә кирәк. Әгәр «сафландырылган» дин хөкем сөрсә, татар халкы тизрәк алга ...